Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелеш калдыклары ташлый торган чокырда янгын чыккан
Янгын бүген иртән Химия урамында булды.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда төзелеш чүп-чары тулган чокырда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казанның Химия урамында чүп-чар януы турында хәбәр килде. Урынга беренче ранг буенча янгын-коткару бүлекчәләре җибәрелде. Бер сәгать эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны контрольгә алды», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Шунда ук чокыр янында рекультивация эшләре башкарылуы ачыкланды – авыр техника ярдәмендә төзелеш чүп-чарын күмгәннәр. Әмма бераздан янгын кабатланган.
Янгын сүндерүчеләр Экология министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелеге һәм Татарстанның Россия кулланучылар күзәтчелеге белән бергә эшләгән.
Урында 27 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли. Белгечләр янгынның сәбәбен, шулай ук чүплекнең хуҗасы кем икәнлеген ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз