Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелеш барган җирдә бер эшченең гомере өзелгән
Казанда төзелеш барган җирдә бер эшченең гомере өзелгән
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Узган атнада Казанда төзелеш барган җирдә 43 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Ул “Кулон-Строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бетончы булып эшләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Казан эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига шимбә көнне көндез Курск урамында төзелеш барган урында килеп чыга. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, җир эшләре алып барган вакытта грунт ишелеп төшә һәм эшчеләрнең берсе туфрак өеме астында кала. Зыян күрүчене эзләү өчен Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылар төркеме җәлеп ителә. Коткару эшләрендә шулай ук махсус җайланма да эшкә җигелә. Кызганычка күрә, ир-атның гомерен саклап калып булмый.
Казан эчке эшләр идарәсендә ачыклык кертүләренчә, мәрхүм фаҗига булган урыннан ерак түгел генә яшәгән. Хәзерге вакытта прокуратура әлеге эшне тикшерү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз