Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төзелә торган йортта көчле янгын чыккан
Янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян китерелгән мәйдан күләме ачыклана
(Казань, 4 марта, «Татар-информ»). Казанда Камалиев проспектында төзелеш мәйданчыгында полиэтилен торбаларга ут капкан.
“Төзелә торган йортның беренче катында полиэтилен торбалар янган, шул сәбәпле, Азино микрорайонында - кара төтен. Янгын турындагы хәбәр 14.37 сәгатьтә килде. Әлегә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк”, - дип белдерделәр “Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, хәзер янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян китерелгән мәйдан күләме ачыклана.
Твиттер @ttimurshin социаль челтәреннән кулланучы фотосурәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз