news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзекләндерелгән борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр яңгырады

Кыл-кубызның Татарстанга кайтуы – татарның тарихи музыкасын яңартуда зур бер уңыш дип саныйм, - ди коралның хуҗасы, музыкант Алмаз Әсхәдуллин.

Казанда төзекләндерелгән борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр яңгырады
Руслан Сәттаров

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Кичә Казанда моңа кадәр югалган дип саналган борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр театр сәхнәсендә яңгырады. Төзекләндерелгән кыл-кубыз солосын музыкант Алмаз Әсхәдуллин “Угол” сәнгать лабораториясендә “Төшке ялдан соң” спектакле вакытында башкарды.

“Беренчедән, Татарстанда бу беренче кыл-кубыз. Икенчедән, театрда моңа кадәр бу коралның кулланганы юк иде. Йолдыз Миңнуллина миңа берәр халык коралында музыка уйнарга тәкъдим иткән иде һәм мин кыл-кубызны сайларга булдым”, - диде Алмаз Әсхәдуллин.

Аның сүзләренчә, әлеге корал фольклорист, Казан Дәүләт консерваториянең сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаровның эскизларына таянып, Казахстан осталары ярдәме белән 2019 елның мартында төзекләндерелде.

“Кыл-кубыз барлык төрки халыкларга да хас булган корал. Кайчандыр ул татарлар арасында да киң таралыш алган иде. Ләкин вакыт белән ул кулланыштан төшеп калды һәм аның урынына скрипка һәм русларның гудок сыман өч кыллы корал килде. Кыл-кубызның Татарстанга кайтуы – татарның тарихи музыкасын яңартуда зур бер уңыш дип саныйм”, - диде Алмаз Әсхәдуллин.

Әлеге инструмент Илшат Рәхимбайның “Алмачуар” фильмында да яңгырачак. Аның өчен Алмаз Әсхәдуллин махсус музыка яза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100