news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзүче шәхси йортның кирпеч дивары астында калып үлгән

Фаҗига кичә шәһәрнең Идел буе районында Садри Максуди урамында булган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казанда төзүче шәхси йортның кирпеч дивары астында калып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.35 сәгатьтә ашыгыч ярдәм диспетчеры шәһәрнең Идел буе районында Садри Максуди урамында шәхси торак йорт төзелеше вакытында эшче үлүе турында хәбәр иткән», – дип ачыклык кертелгән ведомство хәбәрендә.

Һәлакәт урынына 2 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм 47 яшьлек төзүченең кирпеч стена астында калуын ачыклаган. Эшче алган имгәнүләрдән шунда ук үлгән.

Коткаручылар кирпеч астыннан төзүченең мәетен алган һәм полицейскийларга тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100