news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Т.Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында Теләче делегациясе катнашты

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Кәрим Тинчурин урамы 17 йорт адресы буенча ураштырылды.

(Теләче, 22 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казанда Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Кәрим Тинчурин урамы 17 йорт адресы буенча ураштырылды. Татантаналы чарада Татарстан сәнгать әһелләре һәм Таһир Якуповның иҗатын үз иткән тамашачылар катнашты. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучыларның күңелен әсир иткән талантлы якташыбыз халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китте диелә район хәбәрендә.

Әлеге тантаналы чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендә Теләче районы делегациясе дә катнашты. Чарада Габдуллай Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге сәнгать җитәкчесе Лима ханым Кустабаева, Таһир Якупов белән бергә эшләгән замандашлары, өлкән буын җырчылар Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмдүнә Тимергалиева, Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов, Таһир Якуповның шәхси әйберләрен 13 ел дәвамында күз карасыдай бакча йортында саклап тотып, Теләче туган якны өйрәнү музеена тапшырган Сания апа Хәлиуллина чыгыш ясады. Тантанада Таһир Якупов башкаруындагы җырлар яңгырады.

Әти-әнисе районыбызның Карачтау авылыннан булган Таһир Якупов 1943 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә туган. Үзенең иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964-1973) башлый. Соңрак филармониясенең эстрада бүлегендә (1973-1982) җырчы солист була.

Халыкның кабатланмас җәүһәрләренннән “Зөләйха”, Ай-ли, гөлкәем”, “Олы юлның тузаны”, Наласа”, “Дустыма”, Су буйлап”, Уйлану”, “Туган тел” (Габдулла Тукай сзләре), композиторлар әсәрләреннән “Чайкала иген кырлары” (Исмай. Шәмсетдинов көе, Галимҗан Латыйп сүзләре), “Гөлнарым” (Фәрит Хатыйпов көе, Гамил. Афзал сүзләре), Туган авылым урамы” (Ганс Сәйфуллин көе, Гөлша. Зәйнашева сүзләре) һәм башка җырлар. Ул башкарган җырлар татар музыка сәнгатенең “Алтын фонды”н тәшкил итәләр. Җырчы 1993 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100