news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак

Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры - танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Казанда “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак
пресс-служба лаборатории

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 14 майда Казанның “Угол” иҗат лабораториясендә “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак. Тамаша 16 яшьтән өлкәннәр өчен. Бу хакта иҗат лабораториясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры – танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Авторлар бу куелышта шигъриятне һәм биюне берләштерә. Шулай ук заманча тормыш ритмында кешеләрнең ничек итеп нәрсә дә булса барлыкка китерүе турында фикер алышачаклар. Спектакль шигырь-җавап рәвешендә эшләнгән. Ләкин актерлар сүзләр белән түгел, ә тән, тавыш, авазлар һәм рәсем белән фикерләрен белдерә.

Мөдәррис Әгъләмов шигырендә уртак юл башы, уртак эзләнү һәм үз-үзеңдәге икеләнүләр, үз хакыйкатең турында тасвирлана.

Спектакль Tat Cult театр лабораториясе кысаларында оештырылган. Композиторы Алмаз Әсхәдуллин. Актерлар арасында Евгений Скрипачев, Алмаз Әсхәдуллин, Альбина Ногманова, Айдар Әхмәдиев, Рузанна Хәбибуллин, Дмитрий Глухов, Энҗе Гыйззәтова бар.

Премьера 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100