news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төшерелгән мультфильм абруйлы фестивальнең бәйге программасына кергән

«Домой» анимацион фильмының режиссеры - Даниил Фәйзрахманов.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанның FILMFAY студиясендә төшерелгән мультфильм International Film Festival FERFILM халыкара фестиваленең бәйге программасына кергән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестиваль 2-6 сентябрьдә Косовода (Югославия) узачак. Конкурска килгән 91 эш арасыннан жюри әгъзалары нибары биш мультфильмны сайлап алган. FERFILM халыкара фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә.

«Домой» анимацион фильмының режиссеры - Даниил Фәйзрахманов. Проектта Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов та катнашкан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстан кинематографистының проекты Санкт-Петербургта узган «Перерыв на кино» кинофестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүе хакында хәбәр иткән иде. Кинофестиваль кысаларында мультфильм Европаның 11 шәһәрендә һәм Россиянең 120дән артык торак пунктында күрсәтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100