news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрмәдән чыгучылар өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәге булдырырга ниятлиләр

"Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге" химаясенә алынган кешеләрнең нибары 3 проценты гына яңадан җинаять юлына баса, ди Азат Гайнетдинов.

Казанда төрмәдән чыгучылар өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәге булдырырга ниятлиләр
Рамиль Гали

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда элек җинаять кылып хөкем ителгәннәр өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәген булдыру хыялы бар. Бу хакта кичә “Ярдәм” ислам милли хәйрия фондында узган утырышта элекке тоткыннар өчен “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов хәбәр итте. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе каршындагы җинаять-җәза системасы эшчәнлеге проблемалары буенча иҗтимагый совет утырышында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Дәүлиев һәм төрле дин әһелләре катнашты.

Азат Гайнетдинов тернәкләндерү үзәген тулай тораклы итү күздә тотылганын әйтте. Ул хәзерге вакытта 100 кешегә исәпләнгән тулай тораклы шушы үзәк өчен бина эзләве белән мәшгуль булуын билгеләп узды. Яңа бинада эш алып бару элек хөкем ителгән затларга җәмгыятькә яраклашуга мөмкинлекләр бирәчәк, дип саный ул.

“Үзәк иреккә чыкканнарны өстәмә өйрәтү, укыту, эшкә урнаштыру, мәдәни яктан үстерү, квалификацияле медицина, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов.

Аның сүзләренә караганда, Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге гамәлдә булганнан бирле, ягъни өч елга якын вакыт эчендә, үзәк хезмәткәрләре 250дән артык хөкем ителгән затны үз канаты астына алган. Иреккә чыкканнарга гына түгел, әле төрмәдә утыручыларга да билгеле бер ярдәм күрсәтелә. Бүген үзәкнең Лаеш районы Хәерби авылында 13 урынлык тулай торагы һәм Сокуры авылында мәчетнең цоколь катында 6 кешегә исәпләнгән урын бар. Анда элекке тоткыннарга тормышларын рәткә китерергә, документларын булдырып, эшкә урнашырга ярдәм итәләр.

“Без төрмәдән чыгуга, торагы, үзен көтеп торучы, ярдәме, терәк-таянычы булмаган, тормыш рәвешен тамырдан үзгәртергә теләгән кешеләргә ярдәм итәбез. Без кешене каршы алабыз, киендерәбез, торак мәсьәләсен, эш белән тәэмин ителешен кайгыртабыз”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов журналистларга биргән интервьюсында. Ул шушы үзәк химаясенә алынган кешеләрнең кабаттан җинаять юлына басучылары нибары 3 процент тәшкил итүен әйтте. Элекке тоткыннар төзелеш, авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү, металл базаларына һәм башка кул көче кирәк булган урыннарга эшкә урнаштырыла.

Үзәк эшчәнлеге турында сөйләп, Азат Гайнетдинов Җәзаларны үтәтү идарәсе белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгәннән бирле, дәүләт, бизнес, хәйриячеләр белән эш алып бару күпкә җайланганын билгеләп үтте. Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан колонияләрдә тоткыннар өчен 40лап лекция укылган.

Искәртеп үтик, Азат Гайнетдинов утырышларның берсендә Татарстан Хөкүмәтенә хөкем ителгән затларны вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгарырга түгел, ә төзәтү эшләренә җәлеп итү инициативасы белән дә чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100