news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрле конфессия вәкилләренең уртак велоузышы үтте

Чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында узды

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген "Казан" Гаилә үзәгендә тынычлык һәм дуслыкка чакыру буларак башланган велоузыш булды. Татарстанның төрле конфессия яшьләр бүлекләре һәм җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган социаль акциягә "Экстремизмга - юк!"  айлыгы кысаларында "Без тынычлык яклы!" флешмобы нокта куйды.

ТР Диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе, яһүд һәм католик җәмгыятьләрнең яшь активистлары катнашкан велоузыш җәмәгатьчелекнең игътибарын бөтен кешенең дә максаты - тынычлык булуга юнәлдерүгә багышланган. Велоузыш, шулай ук "Без тынычлык яклы!" дигән флешмоб сентябрь аенда башланган "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында үткәрелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин акцияне шәрехләп узганча, бүгенге чаралар 2001 елның фаҗигале вакыйгаларына багышланган.   "Без шулкадәр битараф булмаган кешеләр җыелыр дип уйламаган идек. Эш шунда ки, яшьләр сугыштан, ММЧтагы теракт корбаннары турындагы даими хәбәрләрдән туйды. Без барыбыз да Украинадагы хәлләрдән хәбәрдар. Бу акция -  җәмәгатьчелек игътибарына безнең уртак карашны җиткерергә омтылу", - дип билгеләп үтте А.Әхмәтшин.

Бүген флешмоб үткәрүнең төп нәтиҗәсе "Мир" сүзе рәвешендә төзелгән кешеләрнең уртак фотосурәте булды. Оештыручылар сүзләренчә, фотография #Мы_за_мир хэштегы белән социаль челтәрләрдә сәяхәт итеп, Россиянең башка төбәкләрен дә әлеге акциягә кушылырга өндәргә тиеш. Татарстан яшьләр дини хәрәкәтләре лидерлары Россия чикләрен үтеп,  башка илләрдә дә фикердәшләрен табар дип өметләнә.

Берничә көннән "Без тынычлык яклы!" акциясен башлап йөрүчеләр Урицкий исемендәге паркта агачлар утыртачак. Әлеге чара кысаларында Тынычлык һәм дуслык аллеясын булдыру ниятләнә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100