news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, Төркия Республикасы көне уңаеннан, кабул итү чарасы узды

Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

 (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кич Казандагы “Корстон” комплексында, Төркия Республикасы дип игълан ителүгә 91 ел тулу уңаеннан, кабул иту чарасы уздырылды. Шуңа Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач исеменнән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, бизнес вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар чакырылган иде.

Генераль консул сәламләү сүзендә билгеләп узганча, агымдагы елның сентябрендә үз вазифама керешкәннән башлап, Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе искитәрлек, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, илләр арасында тышкы товар әйләнеше 36 млрд доллар, 2002 елда 5 млрд доллар гына тәшкил иткән. Россия Төркиянең икенче тышкы сәүдә партнеры, ә Төркия – сигезенче. Төркия бизнесменнарының Россиягә инвестицияләр күләме, ә россиялеләрнеке Төркиягә 10 ар млрд доллар тәшкил итә.

Генераль консул сүзләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, агымдагы елда туристлар сезоны рекордлы булган: “1998 елда Төркиядә 670 мең россияле булса, 2014 елда үсеш 4,6 млн. булыр дип көтелә. Бу - рекорд”.
Төркия гражданнарын Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Ул ике халыкның уртак тарихи һәм мәдәни тамырлары булуын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100