news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы бара

Анда 14 илдән 29 баш мөхәррир катнаша

 (Казан, 28 август, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Милли китапханәсендә төрки теле әдәби журналлар форумы ачылды. Аны “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин башлап җибәрде. «Без − бөек мирасның вәкилләре һәм аны дәвам итүчеләр. Тарихны кылыч белән язылган диләр, әмма чын тарих, хакыйкый сүз, каләм белән язылган. Без бу ике көн эчендә якыннанрак танышырбыз, үткән тарихыбыз турында сөйләшербез һәм бүгенге вәзгыяьне анализларбыз, киләчәккә булган планнарыбызны ачыкларбыз», - диде ул һәм форумга җыелучыларга уңышлар теләде.

Аннары ТӨРЕКСОЙның Казакъстандагы вәкиле Малик Отарбаев, “Евразия” Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында төрки телле әдәби журналларның бердәм булырга тиешлеген, анда төбәкнең яки илнең үз язучылары әсәрләрен генә түгел, ә кардәш милләт язучылары әсәрләрен бастыру зарурлыгын ассызыклап үтте. Шулай ук төрки телле журналлар порталы хакында да әйтеп үтте. Чыгышының ахырында Якуб Омероглы ТР Язучылар берлегенә, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләренә истәлек бүләкләре тапшырды.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов форумга җыелучыларны сәламләп: “ Быел “Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы” дип игълан ителде. Шуңа да бу форумның беренче тапкыр Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия. Төркия һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында элемтәбез тыгыз. Бу форумда без төрки телле матбугат чараларының үзара эшчәнлеге, тәрҗемә мәсьәләләре һәм борчыган сораулар хакында сөйләшербез”, - диде һәм кунакларны ноябрь аенда узачак “Төрквидение - 2014” җыр фестиваленә чакырды.

Төркиянең «Кардәш каләмнәр» журналы баш мөхәррире Али Акбаш исә тарих һәм әдәбиятның бәйләнеше, бер-берсенә йогынтысы хакында фикер уртаклашты. Форумның беренче өлешендә тагын берничә төрки телле әдәби журнал мөхәррире чыгыш ясады.

Форумга 34 кунак чакырылулы булып, 14 илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән бүгенге чарага 29 баш мөхәррир килгәнлеге ачыкланды.

Утырыш исә өч өлештән торачак. Аның ике өлеше ТР Милли китапханәсендә, ә өченче өлеше ТР Язучылар берлегендә үтәр дип планлаштырыла. Көн дәвамында, шулай ук, сирәк очрый торган кульязмалар күргәзмәсен ачу, төрки телле журналлар порталын һәм “Tatarika” журналын форумга җыелучыларга тәкъдим итү чарасы үткәрү күздә тотыла.

“Бу җыенда үткән тарихны искә төшереп, уртак тарихны барлау булачак. Безне борчыган уртак мәсьәләләр бар. Беренче чиратта, бу безнең киләчәгебез, тамырларыбыз, тарихыбыз турында борчылу. Тел, тәрҗемә мәсьәләләре дә кискен тора. Бу эшлекле сөйләшүләрнең нәтиҗәсе булыр дип ышанасы килә”, - диде “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин “Татар-информ” МА журналистына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100