news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы ачыла

Сирәк очрый торган кульязмалар күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә Казанда төрки телле журналлар форумы башланып китә. Форумның тантаналы ачылышы ТР Милли китапханәсендә иртәнге 9 да булачак. Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, “Евразия” язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы, Төрки телле дәүләтләр язучылары берлеге рәисе Анар Рзаев һ.б. катнашуы көтелә.

Форумда шулай ук, Төркия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Казакъстан, Башкортстан, Крым һәм Татарстанда чыгучы журналларның мөхәррирләре дә чыгыш ясавы планлаштырылган.

Утырышның беренче өлешеннән соң, сирәк очрый торган кульязмалар күргәзмәсе ачыла.

Искәртеп үтәбез:  төрки телле журналлар форумы Казанда 27- 31 нче август көннәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot