news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда төрки-татар ханлыклары тарихы турында күргәзмә ачылды
Бүген “Казан Кремле” тарихи-архитектур музей-тыюлыгында урнашкан Татар халкы һәм республикабыз дәүләтчелеге тарихы музеенда “Төрки-татар ханлыклары башкалалары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Казан Кремле” тарихи-архитектур музей-тыюлыгында урнашкан Татар халкы һәм республикабыз дәүләтчелеге тарихы музеенда “Төрки-татар ханлыклары башкалалары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Экспозициядә X-XVIII гасырларда төрки-татар дәүләтләре – Болгар, Биләр, Сарай-Бату, Кормыш, Казан, Касыйм, Әстерхан һәм Бакчасарай шәһәрләре барлыкка килү һәм үсеше тарихы чагылыш таба. Музей белгечләре республика халкын Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тарафыннан археологик казылмалар вакытында табылган бай археологик коллекция белән таныштыра. Шулай ук күргәзмәгә Биләр дәүләт тарихи-архитектур һәм табигать музей-тыюлыгы, Түбән Новгород дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы фондларында саклана торган әйберләр дә куела.
Экспозиция белән танышырга килүчеләр игътибарын сирәк картография һәм графика материаллары - «Аврора 1991» галерея коллекциясеннән XVI – XVIII гасырга караган карталар һәм гравюралар, “Казан” милли мәдәният үзәгендә урнашкан - Казанның 1000 еллыгы музеенда сакланган рәсем сәнгате үрнәкләре, Казан дәүләт университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә тупланмаларыннан китаплар җәлеп итәр.
“Төрки-татар ханлыклары башкалалары” күргәзмәсе – музей тарафыннан тәкъдим ителгән тәүге проект. Ул төрки-татар халыкларының шәһәр мәдәнияте, дәүләтчелек традицияләре, төрки-татарларның рухи мәдәнияте турында мәгълүмат бирә. Чара ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының “Мирас” мәдәни мирасны саклау программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бу турыда Татар халкы һәм республикабыз дәүләтчелеге тарихы музееннан хәбәр иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2