Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәмендә ун милләт вәкиле катнаша
Бәйрәмдә татар, башкорт, төрек, төрекмән, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, әфган, азәрбайҗан милләте вәкилләре үз мәйданчыкларында милли ашлар, бию һәм җырлар әзерләгән.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бүген, 26 март көнне, Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәме — «Нәүрүз» үтә. Биредә татар, башкорт, төрек, төрекмән, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, әфган, азәрбайҗан милләте вәкилләре катнаша.
һәр мәйданчыкта милли җырлар, бию һәм милли ашлар әзерләнгән.
«Нәүрүз» бәйрәмендә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Авзалов, Татарстан милләтләр ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм милли диаспора җитәкчеләре катнашты.
«Нәүрүз» бәйрәмен төрки халыклар гына түгел, күпмилләтле бөтен Татарстан халкы бәйрәм итә. Бездә төрле дин, төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, без бердәм, без бер-беребезне хөрмәт итәбез. Һәрвакыт бер гаилә кебек бердәм булыйк. Бәйрәм белән!» — дип сәламләде Константин Яковлев.
Ипподром мәйданында милли уеннар оештырылган, балалар өчен аниматорлар эшли. Шулай ук, үзәк сәхнәдә төрле милләт ансамбльләре чыгыш ясый. «Нәүрүз» кунаклары үзбәк, таҗик, азәрбайҗан пылавыннан һәм «Карга ботка»сыннан авыз итә ала.
Бәйрәмдә «Нәүрүз гүзәле», «Нәүрүз батыры» билгеләнәчәк. Шулай ук, иң тәмле пылау өчен дә приз каралган.
Оештыручылар — Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казанның башкарма комитеты белән берлектә «Татарстанның милләтләр ассамблеясы», «Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз