news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки халыклар мәдәниятенә багышланган конференция узачак

Чараның максаты – төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, әдәбият, тарих мәсьәләләренә галимнәрне җәлеп итү.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исмендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең төпле тикшерү фонды булышлыгы белән 2017 елның 12-15 апрель көннәрендә «Үзгәреп торган дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте» дип аталган I Халыкара фәнни конференция уздырачак.

Чараның максаты – төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, әдәбият, тарих, иҗтимагый-сәяси, иҗтимагый мәдәни үсеш мәсьәләләренә галимнәрне җәлеп итү. Конференция 13-14 апрельдә Татарстанның Мәдәният министрлыгында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33.) үтәчәк. Чара 13 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Конференциядә фәнни үзәкләр, югары уку йортлары укытучылары, мәдәният үзәкләре җитәкәчеләре, чит ил дәүләтләре (Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызыстан) һәм Россия төбәкләре (Чувашия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Карачай-Черкесия Республикасы, Алтай Республикасы, Дагыстан Республикасы, Кабардин-Балкар Республикасы, Кырым Республикасы) вәкилләре катнашачак. Барлыгы 150 катнашучы килер дип көтелә.

Конференция төрки, рус, инглиз телләрендә барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100