news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки дөньяның иң яхшы унбиш фильмы күрсәтеләчәк

Халыкара төрки кино фестивале Казанда 21 – 25 март көннәрендә үтәчәк.

Казанда төрки дөньяның иң яхшы унбиш фильмы күрсәтеләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда узачак Халыкара төрки дөнья кинофестивалендә Россияне Татарстан, Башкортостан, Якутия, Хакасия, Төньяк Кавказ һәм Чувашстан республикалары тәкъдим итәчәк. Әлеге фестиваль Казанда 21 – 25 март көннәрендә үтәчәк.

Бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә сүз яңа кинофестиваль турында барды. Халыкара төрки дөнья кинофестивален журналистларга Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев, «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, “Татарстан халыклары дуслык йорты” директоры, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов тәкъдим итте.

Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев кинофестивальнең беренчел максатлары итеп, төрки республикаларның уртак фильмнар төшерү мөмкинлеген һәм булганын прокатка чыгару буенча эшчәнлекне билгеләп үтте. “Тугандаш халыкларның бер-берсенең тарихын, бөек шәхесләрен белмәве күз алдында. Кино сәнгатендә бердәмлек безгә бер-беребезгә якынаерга мөмкинлек тудырачак”, - диде күренекле режиссер. Ул журналистлардан бу хакта мөмкин кадәр күбрәк язуларын, күрсәтүләрен сорады.

Миләүшә Айтуганова яңа кинофестивальнең Татарстан халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән, “Татаркино” тарафыннан үткәрелүен әйтеп узды. Төрки дөнья кино ассоциациясе канаты астында уздырылган беренче кинофестивальне уздыру урыны итеп Татарстанның сайлануы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең уңышына да бәйле. “Фильмнарга бер таләп куелды - фильм илнең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен күрсәтергә тиеш. Нәтиҗәдә биш көн эчендә унбиш фильм күрсәтеләчәк. Казахстаннан - “Шал”, Үзбәкстаннан - “Юл булсын!”, Азәрбәйҗаннан - “Привет тебе, мой ангел” фильмы тәкъдим ителәчәк. Кыргызстаннан Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Саякбай” фильм килә. Аның премьерасы быел булды”, - дип санап үтте Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова кинофестивальнең Нәүрүз бәйрәме көнендә башлануын ассызыклады. Кинофестиваль кунакларының республика күләмендә уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә катнашачыгын хәбәр итте.

“Безнең Татарстан халыклары ассоциациясендә 11 төрки оешма бар. Алар бу кинофестиваль турындагы хәбәрне шатланып кабул иттеләр һәм бик дулкынланып көтәләр”, - дип хәбәр итте Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Казан кунагы Хуҗаколый Нарлиевка зур рәхмәтләрен җиткерде.

“Бу кинофестиваль аерым төр профессионалларга гына кагылышлы вакыйга булып калмасын иде. Ул республика күләмендә бөтен халкыбызга барып җитәрдәй бер күренеш булсын иде”, - дип теләген белдерде Ирек Шәрипов.

Төрки кино фестивале фильмнары “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк. Халыклар дуслыгы йортында иҗади очрашулар булачак. Фестиваль фильмнарын төрле шәһәр һәм район тамашачысы да күрә алачак. Кинофорум кысаларында Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышы узачак.

Мәгълүмат өчен. Халыкара төрки дөнья кинофестивален оештыру идеясе узган ел Истанбулда барлыкка килгән Төрки дөнья кино ассоциациясе президиумының беренче утырышында тәкъдим ителгән булган. Ассоциация җитәкчелеге составына Россия вәкиле буларак, Миләүшә Айтуганова кергән. Яңа структураның бурычы – төрки кинематографының соңгы еллардагы казанышларын башка ил тамашачыларына күрсәтү, Евразия киңлекләрендә көнбатыш кино өлкәсеннән бәйсез булган үз фильмнар прокаты базарын булдыру. Халыкара төрки дөнья кинофестивале шушы максатларны күздә тотып уздырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100