news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы ачыла

Шулай итеп Россиядә Урта Азия иле консуллыклары икәү була.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы ачылачак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Turkmenportal басмасы хәбәр итә.

Кичә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында тиешле карарны имзалаган.

Консуллык «Төрекмәнстан һәм Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү, халыкка консуллык хезмәтләрен нәтиҗәле күрсәтүне тәэмин итү максатыннан ачыла», диелә документта.

Казандагы генераль консуллык Төрекмәнстанның Россиядәге Генераль консуллыгы саны буенча икенчесе булачак. Беренчесе 2013 елның февралендә Әстерханда ачылды, дип хәбәр РИА Новости.


news_right_1
news_right_2
news_bot