news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда — төрек сәнгатьчесе күргәзмәсе
5 март көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә төрек рәссамы Мераль Озджанның күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Чәршәмбе көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Төркиянең Казандагы Генераль Консуллыгы ярдәме белән оештырылачак күргәзмәдә, төрек рәссамы Мераль Озджанның соңгы елларда эшләнгән утызлап эше тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: рәссамнең эшләре әбрү (эбру) техникасында башкарылган.
Әбрү — кулланма сәнгатьнең бер төре, ул — төрекләрнең мәрмәрләү техникасы. Аның асылы шуннан гыйбарәт: әзер грунтка буяу тамчылары тамызалар һәм әлеге тамчылар өслеккә таралып, үзенә күрә бер матурлык хасил була. Үз чиратында, мондый өслек табигый мәрмәрне хәтерләтә.
Сәнгатьнең әлеге төре осталар тарафыннан буыннан-буынга күчеп килгән. Рәссамнарга төрле материаллар кулланырга мөмкинлек бирүе — әлеге техниканың үзенчәлеге булып тора. Шул ук вакытта әбрү техникасында бары тик табигый материаллар гына куллануын да искәртеп үтәргә кирәк.
XVII йөздә әлеге әбрү техникасы Ауропада, бигрәк тә Франциядә киң җәелә. Соңгы ун елда исә бу техникага сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр, әмма соңга таба ул яңа сыйфатта — агач, күн, пластмасса, пыяла һәм башка материалларны бизәү өчен кулланыла.
Мераль Озджан — әбрү техникасы буенча белгеч. 5-10 март көннәрендә Казанда булып, ул ике көн дәвамында мастер-класслар оештырачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
М.Озджан, Төркиянең Мәскәүдәге Консуллыгы чакыруы буенча, 2007 елда Третьяков галереясендә эшләрен тәкъдим иткән иде. Анда ул шулай ук өлкәннәр һәм балалар өчен мастер-класслар да оештырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot