news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрек гаиләләреннән булган балалар өчен туган тел курслары эшли башлады

Төркия Генераль илчелегендә "Тел милләтне саклый торган төп фактор булып тора", - дип билгеләп үттеләр.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Казанда төрек теле курслары үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта “Татар-информ”га Казандагы Төркия Генераль консулы Турхан Дилмач җиткерде.

Аның сүзләренчә, әлеге чара катнаш гаиләләрдәге балаларда төрек телен туган тел итеп саклау максатыннан башкарыла. Курслар һәр шимбәдә Халыклар Дуслыгы йортында уза. Анда 4тән 17 яшькәчә булган 40 бала йөрергә теләк белдергән.

“Узган ел ахырыннан башлап, Төркия Генераль илчелеге, Татарстан халыклары ассамблеясы ярдәме белән курслар эшли башлады. Төркия ягыннан Юныс Әмра исемендәге институт уку әсбаплары һәм методик материаллар белән ярдәм итә, укытучыга хезмәт хакы түли. Быел эш Татарстан халыклары ассамблеясы карамагындагы төрек милли-мәдәни автономиясе белән бара”, - дип җиткерде Турхан Дилмач.

Төркия Генераль илчесе туган телне белү – милләтнең тиңдәшлеген саклауда принципиаль фактор, дип билгеләп үтте.

“Курсларда уку өчен төп шартларның берсе – һич югы ата-ананың берсе төрек булырга тиеш, — ди ул. — Төркиядән читтә яшәүче төрек балаларының туган телләрен онытмавы бик мөһим. Әгәр дә инде алар аны белми икән, без аларны төрек дип санамыйбыз. Безнең бер генә кешене дә югалтасы килми, шуңа да төрек гаиләләрендә туган телне саклау өчен барысын да эшлибез”.

Турхан Дилмач сүзләренчә, курсларда төп игътибар практикага һәм сөйләм теленә ясала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100