news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тәрәзәдән кереп фатир басып йөрүчене тоткарлаганнар

Карак фатирларга аскы катлардагы ачык тәрәзәләрдән үтеп керә торган булган.

Казанда тәрәзәдән кереп фатир басып йөрүчене тоткарлаганнар
Рамиль Гали

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Казанда фатирлар басып йөрүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Узган дүшәмбедә берничә сәгать ара белән полициягә 30ар яшьлек ике хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе Академик Кирпичников урамындагы фатирыннан биш меңлек алтын бизәнү әйберләре урлануын әйткән. Икенче хатын-кыз да караклык турында әйткән – аңа килгән зыян 67 меңлек булган.
Полицейскийлар хатын-кызларның йортлары бер-берсеннән ерак булмавын ачыклаган. Фатирларның берсе - беренче, икенчесе икенче катта урнашкан. Керү ишеге ватылмаган, ә бу исә каракның тәрәзәдән кергәнлегенә ишарә.

Ике факт буенча да “Фатир басу” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау хезмәткәрләренең комплекслы оператив чаралары ярдәмендә, фатир басучы тоткарланган. Ул 27 яшьлек Дагыстан кешесе булып чыккан.

Ир-атның элек тә шундый җинаять өчен тоткарланган булуы, ә 2016 елдан федераль эзләүдә булуы ачыкланган. Бүгенге көндә ир-атның Казанда дүрт фатир басуга катнашы барлыгы билгеле булган.

Явыз ниятле кеше аскы катлардагы тәрәзәләре ачык булган фатирларны сайлавын әйткән. Эзен яшерү өчен перчатка кулланган һәм кыйммәтле әйберләрне өйне туздырмыйча җайлап кына алган. Урлаган әйберләрен саткан яисә ломбардка тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100