Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төнлә Лаврентьев урамындагы күпкатлы йорт фатирына ут төрткәннәр
Подъездның ун кешесе янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре чыга алган.
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган.
Янгын урынына 48нче, 3нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршылап, иренең фатирда янгын сүндерергә тырышуын җиткергән. Янгын икенче катта алар фатирының бер бүлмәсендә чыккан.

Дүрт минуттан янгын сүндерелгән. Янгыннан ике квадрат метр мәйданда зыян килгән. Кешеләр зыян күрмәгән.

Янгынның беренчел фаразлары – ут төртү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз