news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төнлә «Лада» тукталышка барып бәрелгән, шофер һәлак булган

Авария вакытында 23 яшьлек шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнлә «Лада» тукталышка барып бәрелгән, шофер һәлак булган, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Фаҗига кичә Казанда 1.50 сәгатьтә Гвардия урамында булган. Башлангыч версия буенча, 23 яшьлек «ЛАДА Гранта» шоферы зур тизлек белән тукталышка барып бәрелгән.

Егет куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган һәм алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Ике пассажир төрле җәрәхәтләр алган, тагын берсенең аягы сынган һәм уң як җилкәсе имгәнгән. Авария вакытында алар куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100