news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төнлә кыйммәтле ике чит ил машинасы янды

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

  Казанда төнлә кыйммәтле ике чит ил машинасы янды
очевидцы

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бу төндә Казанда кыйммәтле ике чит ил машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнлә Казанның «Урман шәһәрчеге» торак комплексында берьюлы ике чит ил машинасы — «Мазда 6» һәм «Мерседес» янды. Янгын япон җиңел машинасын тулысынча юкка чыгарган. «Мерседес» автомобиленә нык зыян килгән - аның бамперы, багажнигы һәм арткы канатлары эреп төшкән.

«Янгын мәйданы 3,5 квадрат метрны тәшкил итте. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәде», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын транспорт чарасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100