news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә коега егылып төшкән ир-атны коткарганнар

64 яшьлек ир-атны, баскыч ярдәмендә өскә күтәреп, полицейскийларга тапшырганнар.

Казанда төнлә коега егылып төшкән ир-атны коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнлә тирән коега егылып төшкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге икенчедә 112 бердәм номерына Себер трактындагы 53а йорты каршында өлкән яшьтәге ир-атның өч метр тирәнлегендәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Ул чокырдан үзе чыга алмаган.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 64 яшьлек ир-атны баскыч ярдәмендә өскә алып чыккан һәм полицейскийларга тапшырган. Ул табиблар ярдәменнән баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot