Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төнлә ике чит ил машинасы янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, Чистай урамында машиналарның янып китү сәбәбе ут төртү булырга мөмкин.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Казанда төнлә ике чит ил машинасы янган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр төнлә 2:36 сәгатьтә килгән. Чистай урамы 79нчs йорт ишегалдында ике машинага ут капкан. Ялкын бер машинаның мотор өлешен, ә икенчесенең багажник өлешен камап алган.
Утны 48нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре сүндергән. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ут төртү версиясен тикшерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз