news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә дача йортында ир-ат янып үлгән

Фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

 Казанда төнлә дача йортында ир-ат янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнлә дача йортында бер ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 23.04 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына «Дуслык-1» бакчачылык ширкәтендә тактадан корылган кечкенә генә йорт януы турында хәбәр алынган.

Алтынчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткәндә ут бинаны тулысынча колачлап алган булган инде, йортның түбәсе һәм диварлары өлешчә җимерелгән.

Янган йорт күршеләре эчке якта кеше булырга мөмкин, дип әйткән.

Төнге уникенче яртыларда 36 квадрат метр мәйданда янгынны сүндерә алганнар. Янган конструкцияләрне сүткәндә, янгын сүндерүчеләр 38 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot