news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төнлә биш чит ил машинасы янган - фото

Ике автомобиль тулсынча янып беткән, тагын өчесенең кузовлары зыян күргән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Төн уртасында бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Бертуган Касыймовлар урамы, 40нчы йорт янында берьюлы берничә автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына 7нче янгын -коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Коткаручылар килеп җиткәндә «ВОА» стоянкасында ике автомобиль яна торган булган, моннан тыш ут янәшдә куелган машиналарга да таралырга өлгергән.

Янгын сүндерүчеләрне машина кую урыны каравылчысы каршылаган. Аның сүзләренчә, автомобильләрдә кеше булмаган, янгын BMW X3 автомобиле салонында чыккан. Соңрак ачыкланганча, 2010 елгы соры төстәге BMW X3 һәм 2012 елгы соры төстәге «Опель Астра» янган. Янәшәдәге «Шкода Рапид», «Пежо 508» һәм «Хонда CRV» машиналарына куркыныч туган.

12 минуттан янгын сүндерелгән. Нәтиҗәдә, BMW X3 һәм 2012 елгы «Опель Астра» машиналары тулысынча янган. Югары температура нәтиҗәсендә янәшәдәге өч автомобиль кузовларының пластик элементларына зыян килгән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100