news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төнлә билгесез зат азык-төлек кибетенә һөҗүм иткән

Бу хәл Вахитов районында Карл Маркс урамындагы бинада булган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казанда узган төндә билгесез зат азык-төлек кибетен талаган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бу хәл Вахитов районында Карл Маркс урамындагы бинада булган. Коралга охшаш әйбер тоткан ир-ат кассадан 14 мең сум чамасы акча урлаган.

Ир-атның гамәлләрен видеокүзәтү камералары теркәгән. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре каракның шәхесен ачыклый.

Бу факт буенча “Талау нияте белән һөҗүм итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100