news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнге каракларның “койрыгына” бастылар

Казанда төнге каракларның “койрыгына” бастылар

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Өч сәгать эчендә ике кешене “чишендерергә” өлгергән ике җинаятьчене кичә төнлә Казанның Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре кулга алды. Бу хакта бүген Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Шактый гына кәефләнеп алган ике дус төнге Казан урамнарында “кызык” эзләп йөргәндә, аларның игътибарын Әмирхан урамында банкомат янында ялгызы басып торган ир-ат җәлеп итә. Көч кулланып, хулиганнар аның акчасын, кәрәзле телефонын һәм курткасын талап ала. Зыян күрүче өенә кайтып, әлеге хәл турында хокук саклау органнарына хәбәр итә. Казанның Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсе каршындагы ведомстводан тыш сак экипажы махсус билгеләре буенча талаучыларны тоткарлый, әмма исерткеч эчемлекләр сатып алуга сарыф итүләре аркасында аларның үзләре белән акчалары булмый. Шул арада милициягә әлеге дә баягы җинаятьчеләр тарафыннан зыян күргән тагын бер ир-ат мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, әлеге зыян күрүче дә шул ук әйберләреннән колак кага. Җинаятьтә катнашкан тагын бер кешене бармак эзләре буенча ачыклыйлар.

Хулиганнарга карата РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсе буенча (“Талау”) җинаять эше кузгатылды, әлеге маддә нигезендә 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Җинаятьчеләр фатирларны “чишендереп” йөргән өчен элегрәк хөкемгә тартылган булган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot