news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тәүлек әйләнәсе эшли торган кафе хезмәткәре кассадан акча урлаган

Чехов урамындагы кафедан хатын-кыз җиде мең сум акча алган.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда тәүлек әйләнәсе эшли торган кафе хезмәткәре кассадан акча урлаган. Бу хакта Россия Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чехов урамындагы кафедан җиде мең сум акча урлану турында хәбәр алынган. Урында администратор Россия Милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләренә акча урлауга аларда эшләүче хатын-кызның катнашы барлыгын җиткергән. Күзәтү камераларында акча урлану очрагы теркәлгән.

Россия Милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре озакламый 44 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Аңарда акча булмаган. Тоткарланучыны алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot