news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тәүлек эчендә айлык норманың 120 проценты күләмендә кар яуган

Февральдә явым-төшем нормасы 28 миллиметр, ә Татарстан башкаласында бер тәүлек эчендә яуган кар 32 миллиметр булган.

Казанда тәүлек эчендә айлык норманың 120 проценты күләмендә кар яуган
Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казанда тәүлек эчендә айлык норманың 120 проценты күләмендә кар яуган. Бу хакта журналистларга Казан шәһәре башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Альмир Корбанов сөйләде.

“Тәүлек эчендә явым-төшем 120 процент булды. Ягъни, февральдә явым-төшем нормасы 28 миллиметр булса, Татарстан башкаласында бер тәүлектә яуган кар 32 миллиметр булды”, - диде ул.

“Кар күп яву – идарәче компанияләр өчен һәрчак көчле сынау”, - дип өстәде түрә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100