news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тәүлек буе Коръән уку оештырыла

Укуны интернет аша онлайн трансляциядә карау мөмкинлеге дә тудырыла

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Коръән-хафизлар белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин да катнашты.

Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Изге китапны укуны оештыру эшләре алып барыла. Коръән укучылар өчен мәчетнең беренче катында махсус урын булдырыла. Шулай ук, Казан үзәгендә оештырылган Коръән укуны интернет аша онлайн трансляциядә карау мөмкинлеге дә тудыра, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

“Республикада беренче тапкыр өзлексез Коръән укырбыз һәм җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кылырбыз. Аллаһы Тәгалә Изге китапны укуыбызны, догаларыбызны кабуллардан итсә иде”, - диде Камил Сәмигуллин Коръән-хафизларга мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot