news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда түләүле парковкалар турындагы мәсьәләне иртәгәгә калдыру кирәк түгел - Илсур Метшин

Рөстәм Миңнеханов мэр фикере белән килеште

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ратушада Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясе утырышында мэр Илсур Метшин чыгышыннан соң бирелгән сорауда, шәһәр башлыгы башкалада түләүле парковкаларны гамәлгә кертү белән бәйле мәсьәләне шәрехләде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сорауның асылында түләүле парковкаларны бәлки соңрак, катлаулы чор узгач гамәлгә кертү урынлы булыр, дигән фикер яңгырады. Илсур Метшин моңа җавап итеп: “Нинди дә булса реформалар өчен уңайлы вакыт булмый, без бу карарның шәһәр тормышы өчен гади булмаячагын тулы җаваплылык белән аңлыйбыз. Әмма бу мәсьәләне иртәгәгә калдырырга ярамый: аны бүген үк эшләргә кирәк”, - дип белдерде мэр.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан үзәгендә түләүле парковкаларны гамәлгә керткәнче, башка шәһәрләрнең, мәсәлән, Мәскәү тәҗрибәсе өйрәнелгән. “Бу шәһәрдә хәрәкәт барышында торгынлык булмасын өчен кирәк, дөрес куелмаган 1-2 машина да дистәләгән башка автомобильгә комачауларга мөмкин, - диде ул. Шәһәр җитәкчесе бу мәсьәләгә карата хуплау белдерелгән өчен, республика җитәкчелегенә, Дәүләт Советына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгына рәхмәтен җиткерде. - Бу катлаулы адымны гамәлгә ашырырга кирәк. Без моны гражданнар хакына эшлибез. Без моны бу юнәлештә иң уңышлы тәҗрибәләргә таянып, төптән уйлап башкарачакбыз”, - дип вәгъдәләде Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов мэрның фикерен җөпләп, бер көндә генә вәзгыятьне тулысынча үзгәртеп булмаячагын, тик, барыбер, бу адымны узарга тиешлекне ассызыклады. “Әнә Мәскәүдә яшәүчеләр дә башта моны авыр кичерсә дә, хәзер үзәкнең иркенәеп калуының файдасын тоя”, - дип, Президент Илсур Метшинның башлангычын хупларга өндәде.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100