news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тәүге тапкыр WorldSkills волонтерлары формасы тәкъдим ителде

Кызыл һәм соры төсләрдән торган киемнәрне биш меңгә якын кеше киячәк.

Казанда тәүге тапкыр WorldSkills волонтерлары формасы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашачак оештыручылар һәм волонтерлар өчен яңа форма тәкъдим иттеләр. Кызыл һәм зәңгәр төстәге кием WorldSkills International хәрәкәтенең халыкара стандартларына туры килә, дип сөйләде "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Оештыру комитетының 1230 кешедән торган зәңгәр-соры тоннардагы формага футболка һәм толстовка керә, бәясе ике мең сумга якын. Соры элементлы ачык кызыл төстәге комплектларны 3,5 мең кеше киячәк.

"Бүгенге көндә 4950 комплект әзер. Иң күп тектерелгән размерлар S һәм М, чөнки волонтерларның уртача яше 22-23, әмма зуррак размердагысы да бар — 3XLга кадәр", - диде ул.

Александр Карпов волонтерлар формасын кыйммәтрәк, ягъни дүрт мең сумга якын булуын әйтте. "Ул үз эченә футболка һәм толстовка-бомберны гына түгел, ә бейсболка, яңгырдан саклану киемен һәм чалбарны да үз эченә ала", - диде ул.

"Ярышлар вакытында форманы бушлай бирәчәкләр, соңыннан персонал һәм волонтерлар футболкаларны үзләренә истәлеккә калдыра ала", - дип сөйләде Александр Карпов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100