news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “түгәрәк өстәл” артында чүп яндыру заводын төзү турында сөйләшәчәкләр

Татарстан Республикасы Гомумроссия халык фронты мартта министрлыклар вәкилләрен, галимнәрне һәм экоактивистларны җыярга ниятли.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Март аенда Казанда республика башкаласында чүп яндыру заводын төзүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанда Гомумроссия халык фронты эксперты, “Экология һәм урманны саклау” проекты координаторы Зөфәр Йосыпов хәбәр итте.

“Бу проблема Татарстан гражданнарын да, аерым алганда, Казанда яшәүчеләрне дә борчый, - дип искәртте Зөфәр Йосыпов. – Бу мәсьәләне хәл итүгә карата без читтә кала алмыйбыз. Без потенциаль башкаручы “ТР-Инвест”, шушы эш белән кызыксынган министрлыклар һәм идарә тармакларыннан чүп-чар яндыру заводы турында җентекле мәгълүмат тапшыруны сорадык. Бу безгә түгәрәк өстәлдә сөйләшү вакытында фикер алышу өчен кирәк. Без “ТР-Инвест”ы, иҗтимагый оешмаларны, бу мәсьәлә борчыган гражданнарны тыңларга телибез. Безнең максат – халыкка әһәмиятле һәм дөрес мәгълүмат җиткерү”.

Искәртеп үтик, Россиядә 5 чүп-чар яндыру заводы төзергә планлаштырыла. Шуларның дүртесе Мәскәү өлкәсендә һәм берсе Казанда төзеләчәк. Чүп-чар яндыру заводына урынны Татарстан Республикасы Хөкүмәте “ТР-Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә “Восточный” полигоны һәм “Самосырово” ябык шәһәр чүплеге яныннан бүлеп биргән. Заводны төзи башлау 2017 елның октябрь аена билгеләнгән. Файдаланышка исә ул 2021 елдан соң кертеләчәк. Проект федераль закон карап куйган иҗтимагый фикер алышу этабын үтәргә тиеш. Заводның әйләнә-тирә мохиткә тәэсире бәяләнүе һәм аңа дәүләт экологик экспертизасы үткәрелү мәҗбүри.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100