news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанда үтәчәк татар теле укытучылары корылтаенда Украина делегациясе дә катнашачак

^Казанда үтәчәк татар теле укытучылары корылтаенда Украина делегациясе дә катнашачак

(Симферополь, 24 март, «Татар-информ», Диләвәр Османов). 27 мартта Казанда ачылачак татар теле укытучыларының 1У корылтаенда Украинадан да делегация катнашачак. Аның составында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм Киев, Запорожье, Донецки,Харьков, шәһәрләреннән, Кырымнан һәм Лугански өлкәсеннән татар якшәмбе мәктәпләрен оештыручылар бар. Делегацияне Киевтан «Туган тел» бөтенукраина татар мәдәни үзәге рәисе Канәфия Хөснетдинов җитәкләячәк.

Кырымнан корылтай эшендә кырымтатар мәктәпләре укытучылары һәм Кырым инженерлык-педагогия университеты вәкилләре катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100