Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Тәбриз мәдәнияте көннәре башланды
Шул уңайдан күргәзмә эшли, концерт кую планлаштырыла
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Кичә Казанда Тәбриз мәдәнияте көннәре ачылды.
Шул уңайдан С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булган тантаналы чарада Тәбриз каласы — Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясе мэры Садег Наҗәфи Хезерлү, Иранның Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова һ.б. рәсми затлар катнашты.
Садег Наҗәфи Хезерлү чыгышында Татарстан җитәкчелегенә социаль-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлектә ачык булган өчен рәхмәтләрен әйтте. ТРның иҗади коллективлары Тәбризгә килеп, Казан мәдәнияте көннәрен уздыруга өметләнүен белдерде.
Татарстан җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Римма Ратникова Иранның Россиянең бик күп юнәлешләр буенча стратегик партнеры булуын ассызыклады һәм Татарстан белән булган мөнәсәбәтләрнең актив рәвештә үсүен искәртте. “Тәбриз мәдәнияте һәм сәнгате белән таныша башлавыбызга без бик шат. Бу — бик борынгы һәм бай, үзенчәлекле тарихлы кала. Мәдәният атналыгының безнең шәһәрләрне тагын да якынайтасына, хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәчәгенә ышанам”, - диде ул.
Тәбриз сәнгать осталары концертын “Котоль” театр төркеме ачып җибәрде. Алар каланың мәдәнияте һәм батырлары хакында биюле тарихи тамаша күрсәтте. Милли костюмнардан булган егетләр һәм кызлар Тәбризнең ялкынлы биюләрен башкарды. “Мугам” музыкаль ансамбле, милли музыка уен коралларына кушылып, халык җырларын башкарды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Искәртеп узабыз: Казанда Тәбриз мәдәнитяе көннәре уңаеннан, “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенең туристлык мөмкинлекләре һәм халык сәнгать һөнәрчелегенә багышланган күргәзмә эшли, ә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында исә сәнгать осталары концерты булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз