news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда түбәсе җимерелгән торак йорттан 17 кешене эвакуацияләделәр

Авария-торгызу эшләре бүген көне буе дәвам итәчәк

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда булган гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – түбәдә җыелган кар. Искәртеп узабыз, 5.25 сәгатьтә Казанның коткару хезмәтенә башкаланың Совет районы Яңа Азин урамындагы 21 нче йортның түбәсе җимерелеп төшү турында хәбәр килә.
Йорт 1 подъездлы, 8 фатирлы. Җимерелгән түбәнең мәйданы 96 квадрат метр тәшкил итә. Йорттан 17 кеше эвакуацияләнгән, алар арасында балалар юк.
ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының пропаганда бүлеге башлыгы Андрей Родыгин “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл булган урында янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, идарә компаниясе хезмәткәрләре эшли.
Җимерелгән урынны коткаручы-кинологлар зыян күрүчеләр яки һәлак булучылар юкмы икәнлеген белер өчен этләр белән тикшерде. Зыян күрүчеләр һәм корбаннар юклыгы ачыкланганнан соң, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре эшкә кереште.
Авария-торгызу эшләре бүген көне буе дәвам итәчәк.
Искәртеп узабыз, Казанда моңа охшаш соңгы очрак 3 февральдә булган иде – “Татстрой” ачык акционерлык җәмгыяте территориясендә (Короленко урамы, 120) склад бинасы җимерелү нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-ат һәлак булды. Гадәттән тыш түбәдә кар җыелу сәбәпле килеп чыккан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100