news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Түбән Новгород «кунагы» тоткарланган

Аның эше белән милиция хезмәткәрләре шөгыльләнә

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 14 гыйнвар көнне Казандагы  милиция контроль пунктларының берсендә юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан Түбән Новгород өлкәсеннән килүче 33 яшьлек зат идарә иткән «ВАЗ-21103» автомобиле туктатылган. Тикшерү барышында ул кешенең тышкы өс киеменең ян кесәсеннән фольгага төрелгән соргылт-ак төстәге порошоксыман матдә табып алынган. «Кунак» исә, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, милиция бүлегенә озатылган.

Әлеге мәгълүмат Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ юл патруле хезмәте полкы пропаганда төркеменнән алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100