news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Түбән Кама театры гастрольләре башланды

Гастрольләр 16 мартка кадәр дәвам итә.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының гастрольләре башланып китте. Кичә театр коллективы Камал театрының Кече залында “Сихерче” спектаклен күрсәтте. Спектакль Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган.

Бүген 13.00 сәгатьтә Рөстәм Галиевның "Карурман аша" дип аталган чын әкияте тәкъдим ителә. Ә кич белән Александр Островскийның "Бирнәсез кыз"ы күрсәтелә. Спектаклләрнең икесе дә "Россиянең кече шәһәрләре театрлары" федераль проекты ярдәмендә куелган.

Иртәгә театр Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Анам кыры" спектаклен карарга чакыра. Әлеге спектакле белән театр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итә.

Гастрольләр 16 мартта Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Нәзер” спектакле белән ябыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100