news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә төтен чыгып, 314 авыруны эвакуацияләгәннәр

Ике квадрат метр мәйданда чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) подвалында кыска ялганыш хасил булып төтен чыгу аркасында, 314 авыруны вакытлыча бинадан чыгарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көн уртасында Казанның Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге реанимация бүлегендә төтен чыгуы турында хәбәр алынган.

Урынга баргач, подвалдагы ут чыбыгында кыска ялганыш булуы, шул сәбәпле подвалны һәм беренче катны төтен басуы ачыкланган.

Тугыз авыруны носилкаларда алып чыкканннар. А һәм Б блогыннан барлыгы 314 авыру эвакуацияләнгән.

Ике квадрат метр мәйданда чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгында зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot