news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Төбәк гүзәле” Бөтенроссия интерактив матурлык конкурсының этабы старт алды

Интернет челтәрендә матурлык конкурсы фоторәсемнәр буенча ярышлар нигезендә үткәрелә

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 1 мартта Казанда “Төбәк гүзәле” Бөтенроссия интерактив матурлык конкурсының этабы старт алды. Бу хакта бүген конкурсны оештыручылар хәбәр итте.
“Төбәк гүзәле” холдингы конкурсы Ульяновски, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Екатеринбургта уңышлы үткәрелеп килә. Казанда конкурс “Казан гүзәле” исеме астында үтә. “Казан гүзәле” конкурсының сайлап алу этабы www.misskazan.ru. интернет-сайтында старт алды.
Традицион матурлык конкурсларыннан аермалы буларак, Интернет челтәрендә үткәрелә торган конкурста фоторәсемнәр, анкета буенча ярышу ниятләнә һәм тышкы матурлыкка, аралашу осталыгына нигезләнгән.
“Казан гүзәле” конкурсының төп үзенчәлеге демократик булуында. Конкурста катнашу өчен кызларга модельләр стандартларына туры килү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме -аралашучан һәм максатчан булу. Интерактив конкурста катнашучы өчен 16–35 яшькәчә казанлылар чакырыла. Катнашучыларны “Казан гүзәле” мактаулы исеме өчен мавыктыргыч ярышлар, ә финалда бүләкләр көтә.
Россиянең зур шәһәрләрендә көн саен “Төбәк гүзәле” конкурсы барышын меңләгән җанатар һәм киң җәмәгатьчелек күзәтәчәк. “Төбәк гүзәле” конкурслары шәһәр һәм өлкә хакимияте, эре предприятие һәм компанияләр тарафыннан теләктәшлек таба.




news_right_1
news_right_2
news_bot