news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, түбәдән егылып төшеп, эшче үлгән

Бу факт буенча тикшерү бара

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Залесный бистәсендә төзелеш мәйданчыгы территориясендә 53 яшьлек эшче үлгән. “Татар-информ” МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергәнчә, бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат төзелеш вагоны түбәсеннән төзелеш мәйданчыгының бетон нигезенә егылып төшкән. Ир-ат шунда имгәнеп, тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау чаралары үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеле карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100