news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сынчы Алексей Леоновның күргәзмәсе ачылды
Казанның А.Горький әдәби-мемориаль музеенда сынчы Алексей Леоновның “Мәңгелек турында уйланулар” исемле күргәзмәсе ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казанның А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда сынчы Алексей Леоновның “Мәңгелек турында уйланулар” исемле күргәзмәсе ачылды.
Алексей Леонов Украинаның Сума шәһәрендә туып үсә. 2 яшьтә сурәтләрне - пластилиннан, 5 яшьтә исә сәнгать студиясендә балчыктан ясый башлый. 1993 елда - Т.Шевченко исемендәге Дәүләт сәнгать урта мәктәбенә, 1999 елда Украина сынлы сәнгать һәм архитектура Милли академиясенең скульптура факультетына укырга керә. 2005 елда академияне “магистр, рәссам-тикшеренүче, мөгаллим” белгечлеген алып чыга. Аннары – академия аспирантурасы, танылган сынчы Василий Бородай остаханәсендә эшләү. 2008 елда Алексей Леонов аспирантураны тәмамлый, Украина Рәссамнар берлегенә әгъза итеп алына.
Бүгенге көндә авторның Мәскәү, Киев, Одесса, Севастополь, Тверь, Пенза, Ростов-на-Дону кебек шәһәрләрендә 30га якын күргәзмәсе оештырыла. Аның эшләре сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнә, берничә тапкыр премияләргә дә лаек була. Күп кенә сыннары Россия, Украина, Белоруссия, АКШ, Канада илләрендәге шәхси тупланмаларында саклана.
Бүген аңа – 27 яшь. Яшь булуга карамастан, сәнгать дөньясында инде ул билгеле шәхес. Казанда тәкъдим ителгән күргәзмәсе Россиядә Һиндстан елына багышлана. Анда 45 сын белән танышырга мөмкин. Сынчы үз эшләрендә Һиндстанның атаклы каһарманнары, күренекле мәдәният эшлеклеләре образларын тудыра. Авраам, апостол Павел, архангел Гавриил, Иоанн Креститель, Мария Магдалина кебек - христиан динендә билгеле булган изге кешеләр сыннары экспозициядә зур урынны алып тора.
Алексе Леоновның күргәзмәсендә балык тотучы Мишка, Ана, Акыл иясе исемле сыннары да үзенчәлекле. Сынчы күбрәк балчыкның бик йомшак һәм җылы шамот дигән төрен кулланырга ярата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2