news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Свияжск логистика үзәген төзү проекты хакында фикер алыштылар

Төзелеш комплексына йөк аэропорты да керә

(Казан, 8 декабрь, “Татар–информ”). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр Геннадий Емельянов рәислегендә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә җиргә кагылышлы мәсьәлә каралды. Чарада катнашучылар шулай ук булачак төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең эш перспективалары хакында да фикер алышты. Ул үзендә транспортның барлык төрләрен берләштерәчәк эре логистика объекты булырга тиеш.
Хәзерге вакытта үзәкнең инженер проектын төзү эшләре тулысынча төгәлләнгән, төрле модульләрнең эшләү технологияләре булдырыла.
Мультимодаль логистика үзәгенең эш перспективасы хакында сөйләгәндә, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Г.Емельянов инде хәзер үк йөк аэропортын төзү мөмкинлеген карарга кирәк, дип ассызыклады. Бүгенге шартлар перспективалы карарлар таләп итә – дөньяда һава юлы белән йөк ташу күләме арта. “Шунлыктан без әлеге вакыйгаларга әзер булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте Г.Емельянов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100