Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Свидетели Иеговы» экстремистик оешмасы әгъзалары кулга алынды
Тентү вакытында полиция хезмәткәрләре өчесендә дә тыелган әдәбият тапканнар, компьютерлар һәм телефоннар алганнар.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Вахитов районы суды Россиядә тыелган «Свидетели Иеговы» сектасының өч әгъзасын кулга алды. Аларны экстремистик оешма эшчәнлеген оештыруда гаеплиләр. Бу турыда суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлыкка билгеле булганча, тикшерү версиясе буенча, секта Казанда 2018 елның мартында барлыкка килгән.
Гыйнварда тыелган оешма әгъзаларын тоткарладылар. Алар — Казанда яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз, Чаллыда туып үскән 44 яшьлек ир-ат һәм аның 38 яшьлек хатыны булып чыккан.
Агентлыкка бирелгән мәгълүмат буенча, кулга алынган ир-ат һөҗүм итеп талау, урлашу, утлы корал урлау һәм үтерү исәбе белән һөҗүм иткән өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Соңгы тапкыр суд аны 12 ел колониягә хөкем иткән булган.
Тентү вакытында җинаятьчеләр фатирында «Свидетели Иеговы» әдәбиятын тапкан. Полиция хезмәткәрләре аларның компьютерларын һәм телефоннарын тартып алган.
Хәзерге вакытта «Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучылар үз гаебен танымаган.
20 гыйнварда Вахитов район суды өчесенә карата да җәза чарасын сайлады. Ир-атны тикшерү изоляторына җибәргәннәр, ике хатын-кыз йорт арестында калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз