news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда светофорның кызыл утына йөгереп чыккан 73 яшьлек ир машина бәрдергәннән соң үлә

Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, бүген иртән 23 яшьлек Opel йөртүчесе Әмирхан урамы буйлап барган. Воровский урамына җиткәч, светофорның кызыл уты януына карамастан, 73 яшьлек ир-ат йөгереп чыга. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле вафат була.

Хәзерге вакытта урында дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot