news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус йөртүчесен җавапка тарттылар

Шәһәр автобусының светофорда кызыл ут янганда хәрәкәт итүен видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйганнар.

Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус йөртүчесен җавапка тарттылар

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә таралган видеода автобусның юл чатыннан, светофорда кызыл ут януга карамастан, узып китүе күренә. ЮХИДИ инспекторлары закон бозучыны ачыклаган. Ул Таҗикстанда туып-үскән 33 яшьлек ир-ат булып чыга. Шофер игътибары читкә юнәлү сәбәпле, кагыйдәләрне бозганлыгын әйткән.

Автобус йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар һәм штраф билгеләгәннәр. Әгәр дә ул кабат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозса, аңа тагын штраф, шулай ук ярты елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100