news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус бала бәрдергән

11 яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казанда автобус шоферы, светофорның кызыл утына чыгып, баланы бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте дүшәмбе көнне Ленинград һәм Максимов урамнары чатында булган. «МАЗ» автобусы шоферы, светофорның кызыл уты януына игътибар итмичә, хәрәкәт иткән. Шул сәбәпле, ул юл аша чыгып барган 11 яшьлек малайны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot